Татарча диктант

«Татарча диктант» акциясе

19 октябрьдә 13.00 сәгатьтә безнең мәктәптә «Татарча диктант» акциясе уздырыла.

“Татарча диктант” белем бирү акциясе  “2014–2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” Дәүләт программасы нигезендә гамәлгә ашырыла.

Акциянең максаты һәм бурычлары

Максат – татар әдәби телен белү һәм дөрес язуга кызыксынуны үстерү, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү, татар теле филологларын һәм укытучыларын популярлаштыру.

Бурычлар:

● татар телен өйрәнергә мотивация үстерү;

● халыкта татар әдәби телененең орфографик һәм пунктуацион нормаларын белү дәрәҗәсен билгеләү;

● халык арасында татар орфографиясе һәм пунктуациясе осталарын ачыклау;

● язма сөйләмдә еш күзәтелә торган хаталарны билгеләү;

● халыкның игътибарын дөрес язү кагыйдәләрен түбән дәрәҗәдә белүгә юнәлтү;

● белем һәм дөрес язу дәрәҗәсен мөстәкыйль рәвештә күтәрергә стимуллаштыру.

Диктант бер көндә Россия Федерациясенең барлык субъектларында, чит илләрдә һәм Татарстан Республикасының районнарында уздырыла. Барыгызны да “Татарча диктант” акциясенә чакырабыз!

Акция «Татарча диктант»

19 октября в 13.00 в нашей школе пройдет акция «Татарча диктант».

Эта акция проводится в целях реализации Государственной программы Республики Татарстан “Сохранение, изучение и развитие государственных языков Республики Татарстан и других языков в Республике Татарстан на 2014-2020 годы”.

Цели и задачи акции

Цель – повышение интереса к грамотному правописанию, владению литературным татарским, самопроверка орфографических и грамматических ошибок, популяризация филологов и преподавателей татарского языка.

Задачи:

● усиление мотивации изучения татарского языка;

● выявление уровня владения орфографическими и пунктуационными нормами татарского литературного языка у населения;

 ● выявление знатоков татарской орфографии и пунктуации среди населения;

● определение частотных ошибок в письменной речи;

● привлечение внимания населения к проблеме падения грамотности;

● стимулирование к самообразованию и повышению грамотности.

            Диктант проводится в единый день во всех субъектах Российской Федерации, зарубежных странах и в районах Республики Татарстан. Всех приглашаем на диктант!

0 Likes

Комментариев: 0

Пока нет комментариев.

Оставьте комментарий

Приветствуем на нашем сайте

© 2019
МБОУ СОШ №24.